«Кызгылт-сары кәеф» уен программасы (0+)

28 июльдә 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Г.Тукай скверында «Кызгылт-сары кәеф» дип аталган уен программасы үткәрде.

оранж настр
IMG20210728165243
IMG20210728161918
IMG20210728165353
IMG20210728165626

Балалар бик теләп мәйданчыкка килде һәм төрле уен, танып белү һәм күңел ачу программаларында актив катнашты. Алар төрле әдәби биремнәр үтте: ребуслар һәм башваткычлар чиште, әдәби персонажларны таныды. «Сихер кемгә әверелдергән?», «Әкият геройлары» викториналары сорауларына җавап бирде; «Сүзне әйтеп бетер» уенында рифманы тапты; «Ватык телефон», «Җавапның рәсемен яса» кебек уеннар уйнады. Чарага «Китаплы җәй» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чарада балалар бик күп уңай тәэсирләр, кичерешләр, күтәренке  кәеф алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: